19 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсенең «Прометей» фәнни-популяр әдәбият сөючеләр клубында Америка әдәбиятының күренекле әһеле Айзек Азимовның «Основание» циклында кеше үсеше концепциясендә техник алгарышның урыны турында фикер алышты.
Киләчәкне алдан белеп буламы? «Основание» дигән фәнни-фантастик роман әлеге һәм башка сорауларга җавап эзли.
Очрашуда катнашучыларга Азимовның китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. «Основание» – авторны таныткан бердәнбер әсәр түгел. «Конец вечности», «Я, робот» һ.б.лар укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.
Азимов күп кенә белем өлкәләре буенча фәнни-популяр китаплар авторы һәм ялган фәннәргә каршы көрәшче буларак танылган.
Чарага килүчеләр кешелек тарихы үсеше турында үз версияләрен тәкъдим итте, яңа типтагы кеше барлыкка килү мөмкинлеге һәм аның нәтиҗәләре турында фикер алышты.
Очрашу кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|